Татарстан Республикасы ГТХМ яңа министр урынбасарын таныштырдылар

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – Татарстанның ГО һәм ГТХ министры Рафис Хәбибуллин республика ГТХМ җитәкче составын яңа министр урынбасары белән таныштырды. Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары урынына Илһам Әдип улы Насыйбуллин билгеләнгән. Шулай ук ул ТР Эзләү-коткару хезмәте башлыгы вазифаларын башкарачак.

15 ел ТР Эзләү-коткару хезмәтенең эшен җитәкләгән Эмил Марс улы Фазлеев эшен Казан шәһәре буенча ТР ГТХМ идарә итү башлыгы урынында дәвам итәчәк. Рафис Хәбибуллин аңа казанылган бүләк бирде – “За безупречную службу” Россия ГТХМ медален.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International