Һавага җибәрелгән “күк фонаре” аркасында килеп чыккан янгыннар сирәк түгел. Фонарь торак йортның балконына, агач төзелешкә, кипкән чирәмгә, ягулык станциясенә һәм башка объектларына төшсә, янгын килеп чыгарга мөмкин, шулай ук һәлакәт белән дә.
2012 ел 25 апрельнең РФ Хөкүмәте № 390 карары белән расланган Янгынга каршы режим кагыйдәләренең 77 нче пунктына туры китереп, “авыл һәм шәһәр округы территориясендә һәм шулай ук урманнардан 100 метрдан ким аралыкта корылышның эчендә һаваны җылыта торган ачык янгын белән ясалган идарә ителми торган әйберләрне җибәрү тыела”.
Законга каршы эш иткән шәхесләргә штраф салына: гражданнарга — 1 000 нән 1 500 сумга кадәрь, урындагы шәхесләргә — 6 000 нән 15 000 сумга кадәрь, юридик шәхесләргә — 150 000 нән 200 000 сумга кадәрь.
Аерым янгынга каршы режим кертелгән вакытта шул ук эшләр өчен штраф түбәндәгечә тәшкил итәчәк: гражданнарга — 2 000 нән 4 000 сумга кадәрь, урындагы шәхесләргә — 15 000 нән 30 000 сумга кадәрь, юридик шәхесләргә — 400 000 нән 500 000 сумга кадәрь.