2014 елның 18 ноябреннән 27 ноябренә кадәрь Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча уку-методик үзәге нигезендә ГО һәм ГТХ саклау өлкәсендә урын вазифаларын башкара торган Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү оештырылган иде.
Уңышлы укудан һәм ахыргы зачетлардан соң Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 40 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре квалификация күтәрү турында таныклыклар алды. Аларның санында шулай ук Татарстан Республикасы ГТХМ 12 хезмәткәре дә бар. Татарстан Республикасы ГО һәм ГТХ министрлыгы кадрлар бүлеге һәм дәүләт хезмәте башлыгы Сергей Зайцев тыңлаучыларны уку ахыры белән тәбрикләде. Дәүләт хезмәткәрләре таныклыкларны Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбе директоры Игорь Привалов кулыннан алды.