21 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләр идарә үзәге адресына консультация килде – ФГБУ “Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсеннән” 2014 елның 21 ноябрендә сәгать 18 алып 22 ноябрендә сәгать 10 кадәрь метеорологик күренешләренең киеренкелеге турында түбәндәге эчтәлеге белән кисәтмә: “Төнлә һәм иртән 22 ноябрьдә Татарстан Республикасында һәм Казан ш. 500 метр һәм шуннан да кимрәк күренүчәнлек томан көтелә”. (ХӘБӘРНЕҢ АХЫРЫ)
Һава торышы начарланса (күренүчәнлекнең кимүе), Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:
кече көймәләр йөртүчеләренә ашыгыч сәбәпсез үзләренең йөзү чараларында чыгарга баш тартырга, һава торышын исәпкә алырга, коткару чараларын, төзек элемтә, навигация чараларын һәрвакыт үз янында тотырга, бер үзе балык тотмаска;
автомобиль йөртүчеләренә ахыр чиктә генә торак йортлардан юлга чыгарга, юлларда бик сак булырга, куркынычсыз ара тотарга, тизлек режимын һава шартларына карата сайларга. Буталчык маневрлар, кисәк туктаулар ясамаска тырышырга һәм юл билгеләре боерыкларын, ГИБДД юл-патруль хезмәт эшчеләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен төп-төгәл үтәргә кирәк.