Узган пәнҗешәмбе көнне Яр Чаллы Түбән Кама ГЭС ында янгын-тактик өйрәнүләр үтте. Легенда буенча, Түбән Кама ГЭС ының 1 нче блок трансформаторы киңәйтү багының герметиклаштыруы бозылды. Шуның аркасында май түгелде, кыска ялганыш килеп чыкты һәм түгелгән май яна башлады.
Янгын урынына 8 минуттан соң ПЧ-18 беренче бүлекчәсе килде. Җитез рәвештә шулай ук ПЧ-72, ПЧ-55 каравыллары, ПЧ-56 – 2 бүлекчәсе, ПЧ-54 – 1 бүлекчәсе килеп җитә. 38 минуттан соң шартлы янгын локалләштерелә. Янгынны сүндерер өчен 3 көпшә китерелде. Янгын-тактик өйрәнүләрдә катнашкан бүлекләр хәрәкәте “канәгатьләнерлек” дип билгеләнде.