Лаеш районында коткару операциясе тәмамланды. Бөтен балыкчылар яр буена исән-сау илтелде

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

12 сәгать 20 минутта Лаеш районында Кама елгасында Петров утрауы районында Лаеш районы Ташкирмән т. п. янында боз кисәге белән бергә кузгалган 13 балыкчыны коткару буенча операция тәмамланды. Балыкчыларның берсе дә зарар күрмәде. Вакыйга урынына ТР Эзләү-коткару хезмәтенең ЗПСО №2 һәм Казан ПСО коткаручылары юнәлтелгән иде – Россия ГТХМ ПРПСО “ХИВУС-10” һәм аэрочана белән боз өстендә йөри торган “Ташкирмән” вакытлы аерым тәүлек буе посты.

Бөтен балыкчылар “Ташкирмән” аерым пост хезмәткәрләре белән яр буена исән-сау илтелде. Вакыйга урынына Россия ГТХМ авиация һәм коткару үзәгенең авиазвеносының МИ-8 вертолеты чыкты. Ликвидацияләү өчен тартылган көчләр һәм чаралар, шул саннан ГТХМ нан:

шәхси состав 17 кеше (ГТХМ 11 кешесе), 6 берәмлек техника (ГТХМ 4 берәмлек техникасы, 2 йөзү чарасы, 1 МИ-8 МТВ вертолеты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International