2014 елның 20 ноябрендә республиканың елгаларында навигация рәсми рәвештә туктатылачак. Моның турында бүген ТР Министрлар кабинетында кыш вакытында су объектларында куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган брифингта кече көймәләр буенча ТР баш дәүләт инспекторы Илһам Насыйбуллин хәбәр итте.
Боз кату вакыты башыннан (26 октябрь – 14 ноябрь) Татарстан Республикасы су объектларында 9 кеше һәлак булды, аларның җидесе боз астына төште. Ә ел башыннан алып Татарстан Республикасы су объектларында 149 вакыйга теркәлде (былтыр шул ук вакыт эчендә – 174), 133 кеше һәлак булды (былтыр шул ук вакыт эчендә – 178), 56 кешене коткардылар (былтыр шул ук вакыт эчендә – 21).