“Жилище-2014” операциясе: Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре “уңышсыз” адреслар буе тикшереп йөри

2014 елның 14 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФПС отряды һәм Яшел Үзән буенча күзәтү хезмәте бүлеге хезмәткәрләре шәһәр һәм район буенча торак секторда рейдлар уздыра. Инспекторлар өй хуҗалары белән мичләрне кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгәне турында әңгәмәләр үткәрә. Беренче чиратта электр хуҗалыгының хәленә, җылыткыч приборларының булганына, җылыткыч мичләрнең төзелешенә игътибар ителә. Очракларның күбесендә янгыннар “куркыныч группасы” дигән гражданнарның йортларында килеп чыга. Ул фәкыйрь гражданнар һәм уңышсыз гаиләләләр йортлары. Шундый тикшерүләрне Яшел Үзән янгынга каршы хезмәт эшчеләре ел буе үткәрә. Бу эшнең төп нәтиҗәсе Яшел Үзән муниципаль районында янгын саны 5% ка кимүе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International