Татарстан ГТХМ “Иң яхшы ГИМС дәүләт инспекторы” конкурсын нәтиҗәләделәр. Конкурсны ГИМС Яшел Үзән бүлекчәсенең инспекторы Константин Никонов җиңде

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

“Зур” су белән Константин Никонов күптән дус. Ул Васильевода үсте. 2 нче Васильево мәктәбен бетергәч, Казан елга техникумының Караб йөртүчеләр факультетына керде. Техникумдан соң Су транспорты академиясенә керде. Ә ике елдан соң аны армиягә алдылар. Өйгә кире кайткач, яшь диңгезче Казан ш. Кече көймәләр дәүләт инспекциясенә эшкә урнашты. 2013 елда Константин Никонов ГИМС Яшел Үзән инспекторлар бүлекчәсенә күчте. Хәзер аның вазифаларына йөзә торган чаралар регистрацияләү, аларны хисаптан чыгару, йөртүчеләрне аттестацияләү керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International