2014 елның 24 сентябрендә 13 сәгать 31 минутта Татарстан Республикасы, Бөгелмә ш., Циолковский ур., йорт 2, фатир 16 адресы буенча янгын булды. Янгын урынына 10 кешедән торган ПЧ-64 көчләре һәм чаралары чыкты. Дежур каравыл килүенә беренче каттагы фатир яна, тәрәзә уемыннан куе кара төтен чыга иде. Беренче каттагы күршеләр янгын сүндерүчеләр килгәнче ишекне ватып ачып зарар күргән хатынны үзләре урамга чыгарды. Аны Бөгелмә районы үзәк сырхауханәсенә салдылар. Янгын нәтиҗәсе буларак мебель бозылды, фатир бүлмәләре бик каты корымланып бетте. Янгын сәбәбе – электр җиһазлар куллану кагыйдәләрен бозу. Бетерүгә тартылган көчләр һәм чаралар: 22 кеше, 8 берәмлек техника, моның саныннан ГТХМ ның 12 кешесе, 3 берәмлек техникасы.