2014 елның 9 сентябрендә 10 сәгать 05 минутта Казан ш., Авиатөзелеш районы, Академик Павлов ур., 23а адресы буенча янгын турында хәбәр килде. Чакыру урынына беренче булып 2 бүлекчәдән торган ике автосыемлык һәм автобаскыч беләню ПЧ-5 дежур каравылы килде. Янгын бүлекчәләре килүенә йорт ишегеннән куе төтен чыга иде.
Беренче бүлекчә кешеләрне эзләү һәм янгын чыганагын бетерү максаты белән кереп китте. Икенче ГЗДС звеносы разведка үткәрде һәм кешеләрне фатирлардан коткарды. Аларның ярдәменә ОФПС-5 нең ПЧ-3 һәм ПЧ-28 дежур каравыллары килде. Янгын хезмәте эшчеләре барлыгы 19 кешене коткарды. Зарар күргән булмады.
Бишенче катта булган янгынны сүндерер өчен автобаскыч кулланылды. Янгын нәтиҗәсе буларак фатир милке һәм җиһазлары янып бетте. Янгын мәйданы 10 кв. м. булды. Шулай ук 1 нче каттан 8 нче катка кадәр электр ышыклагычлары һәм чыбыклары янган иде. Янгынның алдан сәбәбе – электр җиһазның корылыш һәм ясау кимчелеге.