Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 20 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, элетр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
08.09.2014 16.24 ел Казан шәһәре Чуйков урамы, 67 нче йорт.
Ут тугыз катлы торак йортның алтынчы каттагы ике бүлмәле фатирда чыга. Беренче янгын расчетлары килгәч алтынчы каттагы балкон ут эчендә була. Утның күрше балконнарга күчү куркынычы барлыкка килде. Күршеләр фатирда өлкән яшьтәге хатын булырга мөмкин, дип хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр фатирга кереп идәндә утыручы, 1947 елгы хатын – кызны табалар, аны махсус коткару җиһазлар ярдәмендә подъезга чыгаралар. 16.33 сәг. янгынны сүндерәләр. Үлүчеләр һәм зара күрүчеләр юк. Янгынның мәйданы 3 кв.м. Сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
09.09.2014 ел 03.32 мск Казан шәһәре Бр.Касимов урамы, 82 нче йорт.
Электрощитта кыска ялганыш аркасында тугыз катлы торак йортның дүртенче каттагы коридорында ут чыга. Аның очкыннары подъезда урнашкан агач тартмасыса эләгә. Төтен исе бөтен подъезга тарала. Янгын сүндерүчеләре килгәч кешеләрне коткара башлыйлар. Баскыч буенча 23 кеше чыгарылды, шуларның 5 бала. 11 кеше урамга махсус коткару җиһазы ярдәмендә чыгарылды. 8 кешене авто баскыч ярдәмендә коткарылды. Зарар күрүчеләр юк. Янгынның мәйданы 12 кв.м.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.