Бүген ГИМС инспекторлары һәм КНИТУ-КАИ “Промышленность һәм экология куркынычлыгы” кафедрасы бишенче курс студентлары Миллениум күпереннән ерак түгел Казансу яр буен җәйге ял нәтиҗәләреннән җыештырды. Зур масштаблы Россия ГТХМ “Чиста яр буе” акциясе сентябрьнең беренче ун көннәрендә бөтен илдә бара. Бүген бу акция Казанда гына түгел, ә Чистайда, Мамадышта, Алабугада, Зәйдә, Түбән Камада һәм Яр Чаллыда үзачак. Яр буе территорияләрен 33 ГИМС инспекторлары һәм шулай ук бу акциягә тартылган ОСВОД, муниципаль оешмалар вәкилләре, волонтерлар җыештырачак. Барлыгы 300 кешенең катнашуы планлаштырылган.