Татарстанда 13 вакытлы урнаштыру пунктларда Украинадан килгән 888 мәҗбүри күченүче тора

2014 елның 29 августы, җомга

Бүген тагын 280 Украина көньяк-көнчыгыш мәҗбүри күченүчесе, шул исәптән 90 бала, Ростов өлкәсе Матвеев Курган торак пунктыннан Казанга килде. Төньяк вокзалда Украина гражданнарын Татарстан Республикасы буенча ГТХМ Баш идарә хезмәткәрләре, шәһәр администрациясе, ТР буенча ЭЭМ, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре каршылады.

— Бүген без 227 Украина гражданнар килүен көтә идек, алардан 68 бала булырга тиеш иде, ә чынында байтак күбрәк килде, 280 кешегә якын, шулай ук 15 кешегә якын бала килде, — диде интервьюда ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарә башлыгы урынбасары Андрей Орлов. — ВУП лар кунакханәләр, хоспислар, тулай тораклар нигезендә ясалган. Ә хәзер инде кышын да яшәр өчен ел буе торырлык балалар лагерлары бушая. Без, кешеләр тук һәм эшкә урнашкан булыр өчен, аларның чираттагы иң беренче кирәкләрен канәгатьләндерергә тырышабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International