Бүген Украинадан Казанга тагын 210 кеше килде

2014 елның 16 августы, шимбә

Бүген Украина Көньяк-көнчыгыш 210 мәҗбүри күченүчесеннән торган иң зур төркем Ростов өлкәсеннән поезд белән килде. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре, шәһәр администрациясе, ТР буенча МВД һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре Украина гражданнарын каршы алды.

Качаклар арасында 68 бала, шул исәптән имчәк тә. Карт кешеләр дә бар, аларның кайберләре бик авыр йөри иде. Офицерлар әйберләрне тотып барырга булышты, психолог хатын-кызлар кулларына балаларны алды. Кешеләргә регистрация һәм медицина тикшерү процедураларын узырга туры килде.

Татарстан Республикасы территориясендә алты вакытлы урнаштыру пунктында хәзер 684 кеше тора. Туганнарда яши торганнарны исәпкә алып мәҗбүри күченүченең барлык күләме ике меңнән артып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International