Бүген “Нижнее Заречье” пляжында Казан коткаручылары һәм ОСВОД эшчеләре шунда ял иткән кешеләр өчен батучыны судан коткару һәм аңа беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде.
Кояшлы җәйге көндә пляжда кеше күп иде, шуңа күрә су ягыннан ярдәм тавышын ишеткәч, кешеләр, урыныннан сикереп торып, яр буенда җыелды. Шул вакытта пляжда дежур торган ОСВОД эшчеләре батучы ярдәменә ишкәкле көймәдә җилдертте. Казан ш. Гражданнар саклау идарәсенең эзләү-коткару отряд коткаручылары вакыйга урынына мотор көймәдә ашыгып килә иде. Шартлы батучыга беренче ярдәм күрсәтүнең бөтен ысулларын Казан ш. Гражданнар саклау идарәсенең ПСО 1 класс профессионал-коткаручысы Андрей Киселев аңлатты. Дәрес ахрында коткаручылар ял итүчеләргә “Халык өчен куркынычсызлык буенча кече энциклопедия” МЧС брошюраларын өләште.