Татарстанның өч спортчысы Россия җыелмасына керде һәм Гамәли-янгын спорт буенча Дөнья чемпионатында приз урыннарын алды

2014 елның 1 августы, җомга

Июльдә Свитавы шәһәрендә (Чехия Җөмһүрияте) гамәли-янгын спорт буенча халыкара ярышлар узды: Яшьләр арасында V Дөнья чемпионаты, Кызлар арасында Дөнья беренчелеге һәм Милли яшьләр командалары арасында III Дөнья чемпионаты. Аларда Беларусия, Болгария, Словакия, Хорватия, Казакъстан, Латвия, Литва, Польша, Чехия, Көньяк Корея вәкилләре катнашты. 7 көн эчендә 12 ил спортчылары штурм баскычына менү, киртәле 100-метр полосаны үтү, янгын эстафетасы һәм хәрби җәелдерү ярышларында катнашты. Россия Федерациясен МЧС России төркеме күрсәтте. Бу ярышларның нигезендә янгын-коткару спорт дисциплиналарында кызлар һәм хатыннар беренче тапкыр ярышты.

Манараның икенче катына менү ярышында иң яхшысы Ибраһимов Камил булды һәм 1 нче урынны җиңде. Шулай ук ул киртәле 100-метр полосаны үтү ярышында бронза медален алды. Штурм баскычы буенча өйрәнү манарасына менү ярышында Абдухаликов Артур өченче приз урынын алды.

Сембердән килгән Иванова Владислава (өлкән төркем) штурм баскычына менү ярышында 7,69 секунд результаты белән алтын медальне җиңде. Татарстаннан килгән Мякишева Ангелина янгын эстафетасында ватаныбызга көмеш медаль алып кайтты.

Кискен көрәш нәтиҗәсе буларак Россия Федерациясе җыелмасы 34 алтын, 21 көмеш һәм 38 бронза медаль җиңде. Гомумкоманда нәтиҗәсендә яшьләр, кызганычка каршы, Беларусия артыннан калып, икенче урынны алды, ләкин алтын медаль саны буенча Россия спортчылары беренче урынны алды. Ярышларда Россия Федерациясе җыелма команда спортчылары 6 дөнья рекорды куйды.

Соңарак МЧС России башлыгы Владимир Пучков тантаналы хәлдә Чемпионатта катнашкан спортчылар белән күреште һәм шундый әһәмиятле җиңү белән котлады. Аерым рәхмәтне Владимир Пучков тренерлар составына да белдерде. Шул составка Татарстан тренеры да, Казан шәһәренең №6 янгын бүлек башлыгы урынбасары Айрат Шәрифҗанов, кергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International