Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсе рационализатор тәҗрибәсен өйрәнә

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсендә 2014 елның икенче кварталда фәнни-практик һәм рационализатор эш планын реальләштерү, структура, территория подразделениеләренең һәм карамагындагы оешмаларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү, аңлату һәм тарату буенча эш группаның киңәшмәсе узды.

Эш группаның киңәшмәсе Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең Кризис хәлләр идарә үзәгенең йортында Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы, эчке эшләр полковнигы Таһир Кәримуллин рәислегендә үтә иде.

Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең оператив планлаштыру бүлеге башлыгы, полковник Игорь Драгунов 2014 ел өчен фәнни-практик эш планын башкару барышы турында доклад белән чыкты.

Аннан соң ТР МЧС министр урынбасары Олег Степущенко һәм ТР МЧС перспектив үстерү бүлеге башлыгы Андрей Розенталь “Комплекс куркынычсызлык-2014” VII Халыкара салонында Татарстан Республикасы делегациясе эше турында” докладлары белән чыктылар.

Эчке эшләр подполковнигы Ленар Багаветдинов норматив-хокук яңалыклар һәм янгын куркынычсызлык турында техник реглемент темасына, шулай ук “2014 елда ГПН оештыруы” семинар-киңәшмә уздыру турында отчетка докладын багышлады.

Эшчәнлек юнәлешләре буенча эшләүләрен шулай ук күрсәтте: Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең матди-техник тәэмин итү буенча идарә итү башлыгы урынбасары, тыл бүлеге башлыгы, эчке эшләр полковнигы Ирек Кадамов,  Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең авария-коткару эшләр башкару янгын сүндерү оештыру идарәсенең башлыгы, эчке эшләр полковнигы Константин Чанышев, ТР буенча Яр Чаллы ш. федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд башлыгы, эчке эшләр полковнигы Сергей Субботин.

Яр Чаллыда ПЧ-54 ОФПС-15 янгын машинасын өлкән йөртүче, эчке эшләр прапорщигы Богданов КамАЗ нигезендә янгын машиналары өчен газны кире кагуның пневматик үзөзгече белән видеоконференция элемтәсе аша рационализатор тәкъдиме буенча доклад белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International