ГИМС хезмәткәрләре Иделдә җиде кешене коткарды

2014 елның 22 июле, сишәмбе

Бүген сәгать 10:51 Глонасс+112 аша Кама Тамагы районының Теньки торак пункты каршында Идел елгасында җиде пассажир (өч хатын-кыз һәм дүрт ир-ат) белән SPINNINGLINE SL-470 мотор катерының йөзтүбән каплануы турында хәбәр ителде. Барысы да суга чумды. Аларның ярдәменә Казаннан һәм Кама Тамагыннан ТР буенча ГИМС МЧС РФ Үзәгенең ике мотор көймәсе һәм биш кешесе җибәрелгән иде. Шулай ук Казаннан коткару көймә белән автомобильдә ЗПСО №1 коткаручылары чыкты.

Вакыйга урынына килеп җитүгә Теньки т. п. янында эзләү эшләре оештырылган иде. Сәгать 14:00 зыян күргәннәрне яр буенда Татар Сараланы т. п. янында таптылар. Алар ярга үзләре барып җитте. Алты пассажир коткару жилетта булган, ә берсенә җитмәгән иде. Зыян күргәннәргә медицина ярдәме күрсәтелде, госпитальдән баш тарттыллар. МЧС хезмәткәрләре шулай ук көймәләрен дә яр буена эвакуацияләделәр.

ТР буенча МЧС России Баш идарәсе кисәтә:

- суга чыгыр алдыннан бөтен һава шартларын исәпкә алырга кирәк;

- күпме пассажир бар, бөтенесе дә коткару жилетын киергә тиеш;

- көймәгә яки катерга чамадан тыш күп йөк төямәгез, көймәнең бортын дулкын астына юнәлтмәгез;

- көймә яки катер йөргәндә урын белән алмашмагыз, көймәнең бортларына утырмагыз һәм утыргычларында басмагыз;

- көймәнең яки катерның бортларыннан сикермәгез, техник киртә чараларны, буйларны һәм билгеләрне тотарга тырышмагыз;

- кече көймәдә судно юлына чыкмагыз, үтә торган судно янына килмәгез, судноларның юлын аркылы чыкмагыз;

- көймәгә, катерга яки гидроциклга утырып халыкның күпләп йөзә торган җирләрдә йөрмәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International