Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды янгын сүндерүчеләре һәм Түбән Кама “Надежда”аерым гомуми белем интернат тәрбияләнүчеләре белән чын дуслык туды. Нинди дә булса отрядның бүлегендә бу үзәкнең балалары һәрвакыт кадерле кунаклар. 15 июльдә №57 янгын бүлегенә 9 яшьтән алып 12 яшькә кадәр егермедән артык бала килде. Бу бүлек йөк шина заводын, техник углерод заводын янгыннардан һәм авариялардан саклый.
Балалар кирәк-яракны киеп карады, хәтта бер-берсе белән кем тизрәк ярышларын ясады. Монда Аксубай районыннан Сергей Титов җиңүче булып чыкты. Спорт бүлмәсендә балалар күтәрерлек гантельләр белән үз көчен тикшерде. Унике яшьлек Рамил Әхмәтҗанов осталыгын җиде тапкыр күтәрелгәне белән исбат итте.
Бүлек җитәкчесе Михаил Хренов комментарий бирде: “Ачык ишекләр көнен без регуляр рәвештә үткәрәбез. Иң башта эшебезнең нихәтле кадерле һәм абруйлы икәнен балалар аңласын өчен, чөнки кешеләрнең гомерен саклау – бик зур җаваплылык”. Ә үзәк тәрбиячесе Ләйсән Шәмшетдинова рәхмәт сүзләре белән узган дәресне белемле, якты һәм тасвирлы дип сөйләде. Аерылышканда истәлеккә гомуми фото.