Безне Россиядә каршы алган кешеләргә рәхмәт

2014 елның 15 июле, сишәмбе

ТР буенча 15 нче ФПС отряд башлыгы урынбасары Рөстәм Юмагулов сүзләре буенча, качакларның очып килүе алдыннан ук шәһәрдә Башкарма комитет һәм Мэрия дәрәҗәсендә КЧС өлкәсенең барлык хезмәтләреннән җаваплы шәхесләр билгеләнде. Кешеләрне каршы алдылар, теркәделәр һәм автобусларга утырттылар. Аннан соң 128 кешене ЯАҖ «КАМАЗжилбыт» тулай торакларында урнаштырдылар.

Рөстәм Юмагулов шулай ук бүлмәләрдә ТР буенча МЧС, УФМС, полиция, медицина хезмәткәрләреннән торган тәүлек буе эшли торган штаб дежурлыгы оештырылганы турында хәбәр итте. Шул ук көндә вакытлы торак пунктыннан ерак түгел “Нур” үзәгендә качаклар өчен КЧС рәисе Фәрхәд Латыпов һәм барлык кызыксына торган хезмәтләренең вәкилләре белән киңәшмә оештырылды. Анда кешеләргә аларның мөмкинлекләрен аңлаттылар һәм сорауларына җавап бирделәр.

Мәҗбүри күченүчеләрне 90 көнгә регистрацияләделәр, кирәкле булса, вакытлы регистрация 180 көнгә кадәр озайтылачак. Исполком һәм КЧС башлыгы кешеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре аша эшкә керү вариантлары тәкъдим ителәчәк икәнен ышандырды, ә мәктәп яше балаларны мәктәп лагерларына урнаштырырга мөмкин булачак. Чиновниклар Машина шәһәренең сабый кунакларын да балалар бакчаларына урнаштырырга сүз бирде.

Моннан тыш, качакларга кирәкле медицина ярдәме биреләчәк. Беренче чиратта Украинадагы торучылар медицина тикшерүен һәм ирекле вакцинация узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International