29 июньдә Саратов шәһәренең “Локомотив” стадионында Идел буе региональ үзәк Чемпионатының һәм гамәли янгын спорт буенча Идел буе федераль округы ВДПО беренчелегенең тантаналы ачышы булды. Ярышларда МЧС России Идел буе региональ үзәкнең һәм Казакъстан Республикасының барлыгы 14 командасы катнашты. Бу иң көчле спортчыларных ярышлары булган иде. Аларның арасында 13тән алып 18 яшькә кадәр кызлар да булды.
Гадәтчә ярышлар берничә этаптан тора иде: киртәле полоса, штурм баскычы, хәрби җәелдерү, ике төр ярыш һәм янгын эстафетасы. Кызлар киртәле полосада һәм штурм баскычына менүдә генә ярышты.
МЧС России ГПС буенча Идел буе региональ үзәкнең башлык урынбасары, эчке эшләр генерал-майоры Андрей Ковтун Ярышларның баш судьясы булган иде.
Тулаем алганда Чемпионат биш көн дәвам итте. Комплекслы исәптә барлык командалар арасында урыннар түбәндәге рәвештә билгеләнде:
1 нче урынны Татарстан Республикасының җыелма командасы алды;
2 нче урынны аның географик күршесе Башкортостан Республикасы җыелма командасы алды;
3 нче урын Чуашстан Республикасы җыелма командасына эләкте.
Индивидуаль исәптә Татарстан Республикасының түбәндәге спортчылар өстен чыкты:
- киртәле полосада өлкәннәр төркеме катнашучылары арасында Ибраһимов Камил 2нче почетлы урынны алды, ә аның команда иптәше Абдухаликов Артур өченче призлы урынны алды;
- штурм баскычында өлкәннәр төркеме катнашучылары арасында тагын Ибраһимов Камил өстен чыкты, ләкин бу мәртәбә 1нче урынны алып, ә икенче урынны Афанасьев Илья алды.
Кызларыбызның да шәп эшен аеырым билгелисе килә. Мякишева Ангелина өлкәннәр төркеме катнашучылары арасында штурм баскычына менүдә хөрмәт пьедесталының өченче баскычына менде, ә олылар арасында шул ук ярышлар төрендә Бойков Ксения өченче урынны алып өстен чыкты.