Бүген Казан шәһәренең Граждан саклау идарәсенең эзләү-коткару отрядының коткаручылары “Спорт-лайф-2014” профилактик акциясе нигезендә суда коткару мастер-классын үткәрде. Бу акция гадәтчә җәйге ял вакытында Казан шәһәренең балалар лагерларында уза. Программада барлыгы 14 балалар лагеры. Бүген акциянең катнашучылары 3 муниципаль лагерына килде.
Балаларны һәм үсмерләрне өч практик мәйданчык көтә иде. Беренчедә профилактик тренинглар уздырыр өчен психологлар урнашкан иде, икенчедә ашыгыч ярдәм фельдшерлары балаларны үзенә һәм кардашенә беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәтте. Өченче мәйданчыкта балаларны Казан ш. ПСО УГЗ коткаручылары каршылаган иде. МЧС хезмәткәрләре лагерда ял итә торган балаларны суда тартип кагыйдәләре белән таныштырды.
“Суда булганда беренче кагыйдә – йөзәргә белү, - билгеләде Казан ш. ПСО УГЗ 1-нче класс коткаручысы Олег Сергеев. – Онытмагыз, балалар, су янында әти-әниегез белән генә булырга ярый. Шулай ук олылар белән бергә су коенырга, шуңа өстәп, тирән кермәскә”. Мастер-классның практик бүлегендә теләүчеләр коткару түгәрәген атуда күнекте.
Бүген башланган “Спорт-лайф” профилактик акциясе августта тәмамланачак.