Казанда МЧС России Идел буе региональ үзәгенең коллегиясе узды

2014 елның 27 июне, җомга

МЧС России Идел буе региональ үзәгенең җитәкчелек коллегиясе Татарстан Республикасы буенча МЧС России Кризис хәлләр идарә үзәге йортында үтте. Граждан оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Федерациясе Министры Владимир Пучков приказы белән 2013 елның нәтиҗәләре буенча МЧС России кризиска каршы идарәләр арасында ПРЦ  коллективы иң яхшы булып саналды. Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсе башлыгы, эчке эшләр генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин бөтенроссия карау конкурсында җиңгәнгә МЧС России Идел буе региональ үзәге җитәкчесе, эчке эшләр генерал-полковнигы Игорь Паньшин кулыннан күчмә вымпел, МЧС России мактау грамотасын һәм салмак, метр биеклектә тасвирлы кубок алды.

Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең 2015 елда Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатында куркынычлык тәэмин итү коллегия утырышының төп темасы булды. Утырыштан соң ПРЦ һәм Идел буе федераль округ субъектларының МЧС России Баш идарәләре җитәкчеләре Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнаштырылачак спорт объектларын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International