23-24 июньдә Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды (1ОФПС) өйрәнү-тренировка полигонында отрядның бүлекләре арасында янгын гамәли спорт ярышлары үткәрелде. Анда 14 команда катнашты – һәр янгын бүлектән берешәр. Ә иң таләпчән судья – отряд башлыгы Алексей Алексеевич Шаповалов. Ул профессональ спортның үсүенә бик зур игътибар бирә һәм буйсынган кешеләренең бер чыгышын да карамыйча калдырмады.
100 метр киртәле полоса йөгерүләрдә ПЧ-92 бүлек командиры Леонид Советников (19,28 сек.) өстен чыкты. Өйрәнү башнясының дүртенче катка штурм баскычы белән менүдә иң яхшы нәтиҗәне(17,86 сек.) ПЧ-44 каравыл башлыгы Марат Зыятдинов. Ә өйрәнү башнясының өченче катка өч тезле баскыч куюны һәм аңа менүне иң тиз (19,15 сек.) ПЧ-47 катнашучылары Олег Юдин, бүлек башлыгы, һәм Степан Захаров, отделение командиры, булдырды. Янгын эстафетасында һәр командадан дүрт кеше катнашты. Монда да ПЧ-47 янгын сүндерүчеләргә беркем дә тигез булмады. Алар финишка 1 минут 15 секундта килеп җитә алды. Эстафетада җиңүне булдырды: Олег Юдин – бүлек башлыгы, Евгений Ивачев – каравыл башлыгы, Роберт Даутов – отделение командиры һәм Степан Захаров – отделение командиры. Гомуми командалар урыннары түбәндәге рәвештә билгеләнде: ПЧ-47 командасы беренче урынны алды, икенче урында ПЧ-92 командасы һәм өченче урында ПЧ-44 командасы. Җиңүчеләргә һәм приз алучыларга дипломнар һәм кубок бирелде.
Людмила Свойкина, ОФПС-1 Түбән Кама