23.06.2014 елда сәгать 10.54 (мск) ОДС ЦУКСка Түбән Кама синтетик каучук заводында янгынсыз каты төтенләнү (матдәнең күләме әз булганга) турында хәбәр ителде. Бу хәл ремонт эшләре үткәргәндә технологик процессны бозган аркасында килеп чыкты: катализатор комплексы томаламыйча калдырылыган булган. ОФПС-1 көчләре һәм чаралары №3 чакыру буенча җибәрелгән иде.
Ачык янгын юк. Янгын куркынычы юк. ОФПС-1 өч машина күләмендәге янгын техникасы су һәм күбек җибәрмәде. Төтенләнү 15 минут дәвам итте. Завод штатлы режимда эшли. Һәлак булган һәм зарар күргән юк.