Бүген Казакъстан Республикасы МЧС делегациясе Татарстан Республикасы МЧС России Баш идарәсенең төп оператив бүлекчәләренә килде: Кризис хәлләрдә идарә үзәге, 112 чакыруларын эшкәртү үзәге һәм Универсиада объектлары. Казакъстан иптәшләребезнең килү максаты олы спорт әмәлләрдә куркынычсызлык тәэминат оештыру буенча тәҗрибә уртаклашу булды. Казакъстанда Азиада (Азия Олимпия Уеннары) үткәрү буенча билгеләнгән эшләүләр инде бар. Куркынычсызлык Советы, Административ полиция комитеты, КР милли куркынычлык комитеты делегация составында катнашу куркынычсызлык тәмин итү эшенә комплекс яктан дөрес якын килүне исбат итте.
Делегациянең башында КР МЧС гадәттән тыш хәлләрне кисәтү департаменты идарә башлыгы Аскар Мурат улы Майлебаев торды. Делегация составында янгынга каршы хезмәт,Республика кризислы үзәк, КР «Сырбар» хезмәт вәкилләре дә булды. Казакъстан иптәшләребез Татарстанда МЧС казанышлары белән танышуны «КамАЗ» машинасы нигезендәге күчмә идарә пунктыннан башлады. Аннары кунаклар ФКУ «Татарстан Республикасы буенча ЦУКС ГУ МЧС России» эшләренең юнәлешләре, штат урнаштырылуы, функциональ бурычлар бүлүе белән танышты.
Кунаклар докладларны кызыксынып тыңлады һәм күп тар профессиональ, кайчакта көтмәгән сораулар да бирде. Сорауларга алар тулы җаваплар алды.
Соңында делегация Су спорт төрләре сараена, “Казан-Арена” стадионына барды һәм 112 чакыруларын эшкәртү үзәге эше белән танышты.