2014 елның 11 июненнән №414 Россия Федерациясе Президенты Указы белән Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсе башлыгы Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улына эчке хезмәт генерал-лейтенанты махсус званиесе бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тантаналы хәлдә Рафис Хәбибуллинга эчке эшләр генерал-лейтенанты погоннарын тапшырды һәм аңа Татарстан Республикасы бәхете өчен хезмәттә алдагы көннәрдә уңышлар теләде.