2014 елның 11 июненнән №414 Россия Федерациясе Президенты Указы белән Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсе башлыгы Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улына эчке хезмәт генерал-лейтенанты махсус званиесе бирелде.
Гражданнар оборонасы эшләр, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Федерациясе Министры Владимир Андреевич Пучков үзе, МЧС России Колегиясе һәм МЧС России Коткару хәрби формирование хәрби советы исеменнән хезмәттәшләрен яңа җитәкчелек вазифасына билгеләнгән белән һәм югары хәрби званиеләр бирелгән белән котлады.