ТР МЧС России Баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин: республика территориясендә озак эсселек һәм явым-төшем булмаганлык янгын куркынычсызслыгын борчый

2014 елның 6 июне, җомга

Коры, эссе һава һәм янгын куркынычлык вакыты сәбәпләре аркасында ТР МЧС России Баш идарәсе башлыгы, ТР Гражданлык оборона һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин 2014 елның 7 июньнән аерым боерыкка кадәр республикада гадәттән тыш режим кертергә тәкъдим итте, һәм 2014 елның 7 июньнән 1 июльгә кадәр – аерым янгынга каршы режим кертергә. Ул моның турында ТР Хөкүмәт йортында республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә 2010 елның республикада корылык вакытындагы кебек шул ук чараларны башкарырга кирәклеген билгеләде. Илебезнең күп регионнарда янгын булуын искә төшерде, корылык һәм янгын куркынычлык вакыты булганга хәлләрне бик авыр дип сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International