Кеше урман янгыннарының баш сәбәпчесе – эш һәм ял вакытында аның илтифатсыз ут куллануы. Янгынның күбесе авыл хуҗалыгы яныклары аркасында, чүп-чар яндырган, пикник, гөмбә һәм җиләк-җимеш җирләрендә, аулау вакытында, сүнмәгән шырпы яки тәмәке ташланган аркасында килеп чыга. Аучы аткан вакытта мылтыктан очып чыккан тыккыч пыскып яна һәм коры чирәмне яндыра башлый. Шешәләр һәм пыяла кыйпылчыклары белән тулы җирләр дә еш очрый. Кояшлы көннәрдә шул кыйпылчыклар яндыра торган линзалар кебек кояш нурларын фокуска җыя. Урманда бөтенләй сүндерелмәгән учак зур бәлагә китерә ала торган сәбәп.
Игътибар! яНГЫН КУРКЫНЫЧЛЫК ВАКТЫТЫНДА
УРМАНГА керергә ТЫЕЛЫП КАЛЫГЫЗ!
шуңа карамастан УРМАНГА КЕРСӘГЕЗ, түбәндәге КАГЫЙДӘЛӘРНЕ ҮТӘГЕЗ:
Янгын куркынычлык вакытында урманда катгый тыела:
- учак ягырга, мангал һәм ризык әзерләү өчен төрле чаралар кулланырга;
- тәмәке тартырга, яна торган шырпы, төпчек атырга, тарта торган трубкалардан кайнар көлне кагырга;
- коралдан атырга, пиротехника әйберләрен кулланырга;
- майланган яки бензин, керосин һәм бүтән кабынучан әйберләр белән сеңдерелгән сөртү өчен булган материалны урманда калдырырга;
- эшли торган эче янулы двигательнең бакларына бензин салырга;
- урман кырында кояш яктысы астында шешәләр, пыяла кыйпылчыклары, башка чүп-чар калдырырга;
- чирәм яндырырга.
Янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган шәхесләр дисциплинар, административ һәм җинаять җаваплылыкны узенә ала.