Кызу һавада үз-үзеңне тотыш кагыйдәләре

2014 елның 6 июне, җомга

Эссе көннәр башланганда күбесе хәлсезлек сизеп үзен ирексезләп селкенергә куша. Мондый һава уңайсыз гына түгел, ул сәламәтлек өчен дә куркыныч. Мондый вакытларда кояшның башка кабу һәм сусызлану мөмкинлеге бик югары. Шуңа күрә кызу һавада үз-үзеңне тотыш кагыйдәләрен белүе һәм үтәүе бик мөһим.

Үзеңне һәм якыннарны саклар өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

·           Эссе көннәрдә җиңел, иркен киемнәрдә йөрергә. Җиңел баш киемен кияргә һәм үз белән су тутырылган шешә йөртергә.

·           Майлы, кыздырылган һәм баллы ризыклар ашамаска.

·           Организмны сусызлыктан саклар өчен күбрәк су эчәргә кирәк – көненә 1,5 – 3 литрдан ким түгел.

·           Балаларга эссе көннәрдә аерым игътибарлык! Аларның организмы югары температурага бик сизгер.

Бу мөһим!

·           Кояшта иртүк 10 кадәр, кич белән 17 соң булу куркынычсыз.

·           Күп миңле кешеләргә кояшта әзрәк булырга тәкъдим ителә.

·           Яшь һәм сәламәт кешеләргә дә көненә ике сәгатьтән артык кояшта йөрергә ярамый.

·           Имчәк балаларга кояшта булырга ярамый.

·           Кием тәнне кояшта бөтенләй сакламый.

·           Кояштан саклый торган косметика кулланыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International