17нче майда бөтен илдә зур масштаблы Бөтенроссия урман утырту акциясе узды. Күп җәмәгать оешмалары җәмгыятьне планета “үпкәләре” проблемаларына тарту эшен үткәрде. 8 федераль янгынга каршы хезмәт итү отряд хезмәткәрләре дә арттан калмады. Бөтенроссия урман утырту көнендә янгынчылар Яшел Үзән урамнарын агач һәм куаклык үсемтеләре белән бизәде. Шулай итеп, алар Вәли Хәзиев Советлар Союзы сугыш ветераны һәм герое урамында яшь кәстәнә һәм чикләвек куагын утыртты.
8 федераль янгынга каршы хезмәт итү отряд хезмәткәрләре шундый әмәлләрдә һәр елда иң актив катнаша. Былтыр апрельдә Яшел Үзән янгынчылары йөздән артык яшь агач үсемтеләрен утыртты. Ә 28нче сентябрьдән 16нчы ноябрьгә кадәр “яшел десант” вакытында 53нче янгын бүлеклеге янгынчылары берьюлы берничә Яшел Үзән урамнарын яшь агач һәм куаклык үсемтеләре белән бизәде.
Агач утырту буенча уздырылган акцияләр әле соңгы түгел. Шәһәр урамнарын һәм паркларын яшелләндерү буенча массакүләм әмәлләре киләчәккә дә планлаштырыла.
Резеда Юсупова, ТР 8нче федераль янгынга каршы хезмәт итү отряд матбугат хезмәте