“Саксыз ут куллану аркасыннан коры камыш янып китте. Янгын коры-сарыдан урман массивына, аннары наратлар арасындагы “Лесное” дача кооперативына сикерде” – бүген гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча Лаеш муниципаль районының Лаеш урманчылык территориясендәге үткән команда-штаб күнегүләренең шундый нияте булган иде. Күнегүдә ТР Урман хуҗалыгы министрлык көчләре һәм чаралыры гына түгел, Татарстан Республикасының федераль янгынга каршы хезмәте бүлекчеләре дә катнашты.
Барлык эшләр күп санлы урманчылар алдында Чулман елгасының яр буенда үткәрелде. Катнашучыларның күз алдында тере панорама тора иде. Ул кечерәйтергән бакчачылык ширкәтеннән, урман массивыннан һәм торак авылыннан тора иде.
Янгынга каршы көрәштә практик белем алыр өчен Лаеш районына бөтен республикадан йөздән артык урман хуҗалыгы хезмәткәре килде. Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Наиль Магдеев киң колачлы күнегүнең катнашучылары белән исәнләште. Ул катнашучыларга “урман яну вакытларын уңышлы үтәр өчен, без иң начарына әзер булырга тиеш” диде.
- Бүген үткән күнегүдә урман янгыннарын сүндерү белән бәйле барлык мәсьәләләр хәл ителде: урман массивы разведкасы һәм патрульләштерүе, янгын чыккан урынын табу, көчләрне һәм чараларны этаплычан тарту. Шулай ук та янгын сүндерү технологиясе, ягъни җир сөрү, минераллы сызык ясау, янгын кырыен карауллаштыру һәм Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгы белән МЧС үзара эше хәл ителде, - Татарстан Республикасы МЧС баш идарәсе янгын сүндерү оештыруын башкартмасы башлыгы Константин Чанышев команда-штаб күнегүләренең максатлары турында сөйләде. – Күнегүләр нәтиҗәләре буенча уңай билгесе куела.