Татарстан сулыклары буенча мониторинг ташкыннар хәлен күрсәтте

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

      22 мартта Россия МЧС авиазвено вертолетында республика сулыклары хәле мониторынгы үткәрелде. Маршрут үткән елларда су басулар күргән районнар һәм кар һәм су запасы югары булган урыннар буенча үтте.

      Мониторинг нәтиҗәләре:

      1. Яшел Үзән, Куйбыч, Буа районнарында Свияга елгасында 75% боз катламы җимерек, 12 боз тыгылу урыны ачыкланды. Мәгълүматлар муниципаль районнар ЕДДС һәм ЦУКС ОДС башлыкларына җиткерелде.

      2. Республиканың Көньяк-көнчыгыш һәм Көнчыгыш якларында хәл прогнозларга туры килә.

      Оренбург һәм Самара өлкәләрендә кар һәм су запаслары (нормадан 170-210% артык) зур куркыныч тудыра. Туфрак туңу дәрәҗәсе күп еллык күрсәткечләргә караганда 190% тәшкил итә.

      3. Самара өлкәсендә буалар начар хәлдә. Самара Россия МЧС Баш идарәсе башлыгына проблеманы эш итү үтенече белән хат җибәрелде.

      Гомумән Республикада сулыклар хәле 2014 ел прогнозына туры килә. Самара, Оренбург өлкәләре һәм Башкортостан Республикасы Татарстанга табигый тәэсирләре зур булганлыктан апрельнең икенче декадасында өстәмә авиацион мониторинг планлаштырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International