Шартлату эшләре бүген Теләче районы Караширмә торак пунктыннан ерак түгел Мишә елгасы күпере астында узды. “Геофизик” ААҖ һәм МЧС хезмәткәрләре бу елны инде бишенче районда мондый эшләр башкара. Куйбыч, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында елга юллары боздан инде чистартылды. Чиратта Минзәлә, Актаныш һәм Мөслим районнары. Эшне 27 мартка кадәр башкарырга планлаштыралар.
Караширмә тирәләрендә Мишә елгасы киңлеге 400 метр тәшкил итә. Боз калынлыгы якынча 1м. Ташу вакытында су 2м артык күтәрелсә, якындагы барлык йортларны басачак. Боз тыгылуын булдырмас өчен елгаларда шартлату эшләре үткәрелә.