Бүген Татарстан Хөкүмәт Йортында масса-күләм мәгълүмат чаралары өчен язгы ташулар темасына кагылган чираттагы брифинг үтте. Брифингта Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре Министр урынбасары Николай Суржко һәм Татарстан Республикасы кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Ильхам Насибуллин катнаштылар. Сүз язгы ташкыннар куркынычы астына ләгергә мөмкин булган районнарда куркынычсызлык тәэмин итү һәм һәлакәт чыгу очракларында эш итү проблемалары турында барды.
Николай Суржко сүзләре буенча, республика шәһәрләре һәм районнарында гидротехник корылмаларын ремонтлау эшләре үткәрелде, елга юллары чистартылды һәм тирәнәйтелде, су үткәрү торбалары яхшы хәлгә китерелде. Татарстан Республикасы елгалары боз белән капланган, боз урыны белән көпшәк, боз өстендә урыны белән су күзәтелә.
Белешмә өчен
Идел елгасы 11 - 33 см.;
Кама елгасы 11 - 39 см.;
Казанка елгасы 15 - 32 см.;
Свияга елгасы 32 - 33 см.;
Вятка елгасы 31- 35 см.;
Зәй сусаклагычы 10 - 11 см.;
Карабаш сусаклагычы – 15 см.;
Пионерское күле 46 - 49 см.
Куркынычсызлык айлыгы нигезендә ГИМС дәүләт инспекторлары белән көн саен алдагы эшләр башкарыла:
1. Бозда масса-күләм кеше чыгу һәм балык тоту урыннарында боз калынлыгы мониторингы (83 урын күзәтү астына алынды);
2. Бозга чыгу урыннарын ачыклау һәм патрульда тоту;
3. Вакытлыча боз өсте юлларын техник яктан тикшерү. Күптән түгел юллар хәлен тикшергәннән соң 4 юл ябылу турында карар чыкты.