Яшел Үзәндә “Маяк” спорт комплексында Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе бүлекчәләре арасында чаңгы спорты ярышлары үзды. Барлыгы Республикадан 8 төркем катнашты.
Ярышларның беренче көнендә беренчелек өчен көрәш хатын-кызлар арасында барды. 5 км юл үтү этабында 1нче урынны Сабирзянова Диләрә (Түбән Кама КФК-1) яулады. Сиразетдинова Ләйсән (Яр Чаллы, КФК-4) финишка икенче булып килде. Ә почетлы өченче урын Агеева Ольгага (Казан, КФК-5) бирелде.
10 км юл үтү этабында ирләр арасында 1нче урыннар болай билгеләнде: 35 яшькә кадәр булган категориядә – Лаврентьев Антон (Әлмәт, КФК-2); 40 яшь+ категориядә – Комендантов Михаил (Әлмәт, КФК-2); 40+ категориясендә беренчелеккә Ямалеев Альберт (Казан, КФК-2) лаек булды.
Ярышларның икенче көнендә финал эстафетасы узды – бишәр километрлы 4 этап. Кар, буран, начар һава торышы спортсменнарның нәтиҗәләренә тәэсир итте. Финишка беренче булып Түбән Кама чаңгычылары килде (КФК-1). Икенче урынны Казаннан 7нче отряды алды (КФК-7). Өченче урында Әлмәттән 2нче отряд командасы булды.
Юсупова Ризидә, Татарстан Республикасы ФПС 8нче отряды пресса хезмәте