Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, кыска ялганыштан – 6 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, элетр җылыту җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 3 янгынның сәбәбе ачыклана.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 6 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 13 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шуларның 2 се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.
26.01.2014 ел 10.19 Түбән Кама шәһәре, Первопроходцев урамы, 10 йорт, «Сервис-Моторс», ИП «Куприянов».
Ут автосервиста чыга. Мәйданы 20 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә 5 машына зыян күрде. Беренче янгын расчетлары килгәч бинадан куе төтен чыгып торган. Ачыкланганча әлеге бинада машиналарны буи торган бүлмә янган. Янгынның сәбәбе - җылыту котелның аварияле режимда эшләү.
26.01.2014 ел 19.31 Питрәч МР, Кулаево торак пункты, Нагорная урамы, ООО «Соя – Кулаево».
Ут бер катлы бозау абзарында чыга. Мәйданы 1050 кв.м. Янгын чыккан вакытта абзарда 48 бозау була. 40 бозауны ферма сакчылары коткара. Янгын нәтиҗәсендә 8 бозау үлә. Янгынның сәбәбе - элетр җылыту җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.