«Кичке Казан» журналистлары Яшел Үзән районы ирекле янгын сүндерү отрядларына визит ясадылар.
Әңгәмә иң беренче Раиф монастыре янгын көрәшчеләре белән узды. Элек монастырьдан башка шулай ук якында урнашкан авылларны да янгыннан саклаган отрядлар, һәр торак пунктта диярлек ирекле янгын сүндерү отряды булдырылу сәбәбеннән, хәзер монастырь территориясен генә карыйлар. Ә Олы Ключи авылында иреклеләргә гадәттән тыш хәл чыгу очракларында еш кына күрше авылларга да барырга туры килә.
№100 “Ирекле янгыннан саклау” федераль законын кабул итү вакытыннан 2 ел үтте. – дип аңлатты “ТР ирекле янгыннан саклау” иҗтимагый оешма Советы рәисе Алик Назмутдинов . – Республика янгынга каршы хезмәтенә зур ярдәм күрсәтүче ирекле янгын сүндерү отрядлары күп кенә эш башкарды. Күп кенә регионнарда норматив документлар инде кабул ителгән. Ләкин кайбер республика районнарында тиешле норматив-хокук актлары әлегә юк.
Юсупова Ризидә, Татарстан Республикасы 8 отряд ФПС пресс-службасы