Тәүлек эчендә Татарстанда 13 янгын чыккан.

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булды. Сәбәпләре: тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү – 2 янгын, мичнең артык кызып китү аркасында – 2 янгын, кыска ялганыштан – 4 янгын, 5 янгынның сәбәпләре ачыклана.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 8 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга  - 1 янгын, эзләү операциясенә – 2 янгын, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

05.01.2014 ел  11.35  Балык бистәсе районы, Югары Тимерлек авылы, Советская урамы, 5

Ут шәхси бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 40 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1970 елгы йорт хуҗасының мәетен табалар. Янгынның сәбәбе - тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International