Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган. Сәбәпләре: тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү – 1 янгын, мичнең артык кызып китү аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, 2 янгынның сәбәпләре ачыклана.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 21 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, эзләү операциягә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
07.01.2014 ел 14.38 Казан шәһәре, Новаторов урамы, 4а йорты, 40 фатир
Ут ике бүлмәле фатирга чыкты. Мәйданы 5 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1952 ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе - тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.