Татарстанда температура күтәрелүе сәбәбеннән сулык урыннарында боз өстенә чыгуы куркыныч. Боз астына китү очрагында озакламыйча судан чыгу юлын карагыз. Салкын суда 10-15 минуттан артык торуы гомер өчен куркынычлык тудыра.
Куркыныч астында – балалар һәм балыкчылар. Ата-аналар, балаларыгызны күзәтү астында тотыгыз, бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп торыгыз.
ГИМС инспекторлары патруль вакытында балыкчылар белән бозга чыгу куркынычы турында профилактик әңгәмә уздыралар, истәлек кәгазьләре тапшыралар.