Раштуа бәйрәмнәре алдыннан МЧС хезмәткәрләре тикшерү эшләре үткәрде

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

    Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе Раштуа бәйрәмнәрендә пожар куркынычсызыгы тәэмин итү өчен профилактик чаралар комплексы үткәрде.

    Татарстан Республикасы территориясендә 320 православие культ учреждениясе эшли. Аларның 213дә бәйрәм чаралары уткәрүе планлаштырыла (30 объект - Казанда, Түбән Кама – 13, Әлмәт – 12, Лаеш – 10, Яшел Үзән – 8, Яр Чаллы – 7). Барлыгы Раштуа бәрәмнәре вакытында дежурда 216 МЧС хезмәткәре торачак, алардан 147 – күзәтү эшләреннән, 49 – Федераль янгынга каршы көрәш хезмәтчелеге, 18 – ГКУ “пожарная охрана РТ” һәм 2 ирекле янгын сүндерү отряды хезмәткәре.

    Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлыгы 467 янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Объектлар җитәкчеләренә күрсәтмәләр тапшырылды.

    Искә төшерәбез, 2013 елның15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелде. Шуның белән юридик, урындагы шәхесләрнең һәм гражданнарның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларында җаваплыклары артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International