Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын. Һәлак һәм зарар күрүчеләр юк. Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичнең артык кызып китү аркасында – 3 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 янгын, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
04.01.2014 ел 02.39 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр ,11/11
Ут лифт кабинасында чыкты. Мәйданы 2,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 30кешене коткардылар, шуларның 7се бала. Янгынның сәбәбе - ут төртү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.