Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 2 кеше һәлак булды, 1 кеше коткарылган. Сәбәпләре: тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут төртүдән - 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык таләпләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, мичнең дөрес эшләмәү аркасында – 1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
03.01.2014 ел 00.15 Казан шәһәре, Вишневая урамы, 20 нче йорт.
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 49 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1979 елгы йорт хуҗасының мәетен табалар. Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
03.01.2014 ел 06.19 Яшел Үзән шәһәре, Королева урамы, 12 нче йорт, 109 нчы фатир
Ут ике бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 4 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1974 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.