Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 2 кеше зарар күргән, 5 кеше коткарылган. Сәбәпләре: тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, 1 янгынның сәбәпләре ачыклана.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 19 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
02.01.2014 ел 10.20 Бөгелмә шәһәре, Энгельса урамы, 5 нче йорт, 2 нче фатир
Ут тугыз катлы кирпеч йортның беренче каттагы дүрт бүлмәле фатирда чыкты. Мәйданы 9 кв.м. Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторлары әйтүенчә бер кыз зажигалка табып ремонттан соң калган чуп-чарга ут төртә (фатирда ремонт эшләре алып барылды). Ата кеше ул вакытта йоклаган. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр янган фатирдан 5 кешене чыгардылар, бер ир кешене һәм 4 баланы. Ике кызны авыр хәлдә Бөгелмәнең үзәк хастаханәсенә алып киттеләр. Янгынның сәбәбе –. балалар шуклыгы.
.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.