Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 2 кеше үлгән, 1 кеше коткарылган. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 4 янгын, мичнең артык кызып китүдән – 1 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, җылыту мичнең төтен чыга торган юлы эшләмәү аркасында -1 янгын, 1 янгынның сәбәпләре ачыклана.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 14 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
01.01.2014 ел 12.46 Түбән Кама шәһәре, Тукай урамы, 7 нче йорт, 27 нче фатир
Ут тугыз катлы панель йортның җиденче каттагы дүрт бүлмәле фатирда чыкты. Мәйданы 6 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1967 елгы ир-атны коткаралар, аны ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар. Янгынның сәбәбе –. ут белән саксыз эш итү
01.01.2014 ел 14.09 Яшел Үзән МР, Түбән Вязовые поселыгы, Советская урамы, 75 нче йорт
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 4 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1954 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
01.01.2014 ел 20.50 Казан шәһәре, Киров районы, Водников урамы, 11 нче йорт
Ут бер катлы кирпечле йортта чыга. Мәйданы 70 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1950 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – ачыклана.
01.01.2014 ел 00.03 Яшел Үзән СР. Осиново поселыгы, 40 лет “Победы” урамы, 6А йорты, “Пятерочка” кибете
Ут кибеттә чыга. Мәйданы 50 кв.м. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.