Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 84 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше үлгән, 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, мичнең артык кызып китүдән – 1 янгын, кыска ялганыштан 3 янгын, ут төртүдән – 3 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 25 тапкыр чыктылар. 21 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 2 тапкыр, эзләү операциягә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
31.12.2013 ел 01.52 Биектау районы, Бирюли авылы, Гагарина урамы, 25 нче йорт
Ут бер катлы бүрәнәле шәхси йортта чыкты. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр бер кешене коткаралар, аны төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып киттәләр. Янгынның сәбәбе – электр җылыту җиһазларны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
31.12.2013 ел 11.05 Алабуга МР, Тат. Дюм-Дюм ООО Агрофирма “Яшь Күч” авылы, сулык
Ут ООО АФ “Яшь Күч” механизаторлар йортына чыга. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1959 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе - ут төртү.
31.12.3013 ел 20.05-20.45 Алексеевск районы, Архаровка елгасы
ЗПСО№3 коткаручылары бозда югалган, 1970 елгы балыкчыны эзләделәр. Аны табып ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.