Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. 9 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 4 кеше коткарылган, 2 кеше зарар күрде. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 15 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.
22612.2013 ел. 12.41 Яшел Үзән МР, Яшел Үзән шәһәре, Энгельса урамы, 23 нче йорт
Ут фатирда чыга. Мәйданы 4 кв.м. Янгын сүндерүчеләр баскыч аркалы 4 кешене коткардылар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.